Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндә президент яклы һәм каршы көчләр бәрелеште


Йәмәннең көнчыгышындагы Мукалла шәһәрендә президен яклы хәрбиләр белән оппозиция ягына күчкән хәрбиләр һәм хөкүмәткә каршы җыеннарда катнашучылар арасында бәрелеш булды.

Бәрелештә бер полковникның яралануы әйтелсә дә, аның кайсы яктан булганлыгы ачык түгел.

Парламент раславы белән чәршәмбедән президент Гали Габдулла Салихка 30 көнлек гадәттән тыш вәкаләтләр бирелде: протест чаралары тыела, тәртип саклау оешмаларының кулга алулар вәкаләтләре арттырыла.
XS
SM
MD
LG