Адвокат Станислав Маркелов һәм журналист Анастасия Бабурованы үтерүдә гаепләнгән Никита Тихоновка гомерлек төрмә карары чыгарылды.
Евгения Хасис исә Маркеловны үтерүдә ярдәм иткән өчен 18 ел колониягә хөкем ителде.
Бу карарны бүген Мәскәү мәхкәмәсе чыгарды. Узган атнада җәмәгать утырышчылары Тихонов һәм Хасисны гаепле дип тапкан иде. Бүгенге карар шуңа нигезләнеп чыгарылды.
Кичә прокурор Тихоновны гомерлеккә, ә Хасисны 20 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде.
Маркелов һәм Бабурова 2009 елның гыйнварында Мәскәүдә үтерелде.