Сүрия хакимияте соңгы көннәрдә оппозиция демонстрацияләре булган Хама шәһәренә танклар җибәрде.
Сүрия хокук яклаучылары белдерүенчә, Хомс һәм Банияс шәһәрләрендә президент Бәшәр Әсадка каршы булганнарны күпләп кулга алулар дәвам итә. Иминлек көчләре белән демонстрантлар арасында каты бәрелешләр булган илнең көньягындагы Дәръа шәһәренең ике атна инде башка урыннар белән элемтәсе юк.
Илдә, төрле чыганаклар хәбәр итүенчә, 600-дән алып 800-гә кадәр кеше үлгән.
Европа Берлеге кичә Сүрияне кеше хокукларына караган халыкара йөкләмәләрне тупас бозуда гаепләп хакимияттәге 13 кешегә карата чикләүләр кертте.