Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 400 талиб полиция ныгытмасына һөҗүм иткән


Әфганстанның төньяк-көнчыгышындагы Нуристан вилаятендә бүген талибларның зур төркеме әфган полициясе ныгытмасына һөҗүм иткән.

Җирле хакимият, 400-ләп талиб хөҗүм итә, атышлар дәвам итә, дип белдерә. Парун шәһәрендә яшәүче кешеләр полиция хезмәткәрләренә булышлык күрсәтә, дип хәбәр ителә. Әлеге ныгытма бу шәһәр читенщ урнашкан.

Нуристан вилаятендә НАТО-ның зур бүлекләре һәм Әфганстанның даими армиясе дә юк.

Ике көн элек Әфганстанның көньягындагы Кандаһар вилаятендә талиблар хөкүмәт биналарына һөҗүм иткән иде. Атышлар вакытында иминлек көчләренең дүрт хезмәткәре һәм берничә дистә талиб үтерелде.
XS
SM
MD
LG