Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стросс-Кан сак астына өйгә чыгарылды


Халыкара Валюта Фондының элекке җитәкчесе Доминик Стросс-Кан Нью-Йоркта чираттагы мәхкәмә утырышына кадәр төрмәдән чыгарылды. Аның кайда булып нишләп йөрүен полиция электрон җиһаз ярдәмендә күзәтәчәк.

Кичә Нью-Йорк мәхкәмәсе Стросс-Канны бер миллион долларга төрмәдән чыгарырга дигән карар кабул итте.

“Стросс-Кан эшен караган җәмәгать мәхкәмәсе аны хөкемгә тарту өчен дәлилләрнең җитәрлек булуын белдерде”, диде Манхэттен прокуроры Сайрус Вэнс.

Валюта фондының элекке башлыгы Нью-Йорк кунакханәсендә 32 яшьлек хатын-кызны җенси эзәрлекләүдә гаепләнә. Үзе ул барлык гаепләүләрне кире какты.

Мәхкәмәнең чираттагы утырышы 6 июньгә билгеләнгән.

Стросс-Кан Франциядә 2012 елда президент сайлавына социалистлардан намзәт булып җиңүгә ирешә ала дип санала иде.

Кичә аның Халыкара Валюта Фонды башлыгы урыныннан китүе билгеле булды. Фонд җитәкчесенә Франция финанс министры Кристин Лягард тәкъдим ителергә мөмкин, дигән фараз бар.
XS
SM
MD
LG