Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә хәрбиләр торак таләп итеп митинг үткәрде


Мәскәү – Бүген Мәскәү үзәгендә хәрбиләр торак таләп итеп митинг үткәрде. Чараны “Хәрбиләрнең хокукларын яклау шурасы” һәм “Совет офицерлары берлеге” оештырган. Пушкин мәйданына йөзләрчә кеше җыелган, күбесе гаиләләре белән килгән.

Хәзерге вакытта Русиядә вәгъдә ителгән торакларын ала алмаган 200 меңләп хәрби бар санала.

Бүгенге чараны оештыручылар алданган хәрбиләрне бергә туплап, хакимияткә басым ясарга тели.
XS
SM
MD
LG