Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан вәкилләре Әнкарага Тукайга һәйкәл куярга китте


Әнкарада Габдулла Тукайга ачыласы һәйкәл
Әнкарада Габдулла Тукайга ачыласы һәйкәл
Бүген Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге 100 кешелек делегация Төркия республикасына китте.

26 майда алар Төркия башкаласы Әнкарадагы Габдулла Тукай урамында Тукайга һәйкәл куелу тантанасында катнашачак. Шул ук көнне Төркия парламентының Тышкы эшләр комиссиясе рәисе Мурат Мәрҗән Мөхәммәтшинне һәм Татарстан вәкилләрен төшке ашка кабул итә.

Татарстанлы җыр-бию осталары исә Әнкара опера һәм балет театры сәхнәсендә концерт куя.

Җомга көнне исә Татарстан делегациясе Истанбул шәһәренә юл тота. Андагы бер паркка Габдулла Тукай исеме биреләчәк һәм Солтанәхмәт мәйданында Сабантуй бәйрәме оештырылачак.

Татарстан вәкилләре Төркиядән шимбә көнне, 28 майда кайтачак.
XS
SM
MD
LG