Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә Сигезлек саммиты бара


Франциянең Довиль шәһәрендә көчле сәнәгатькә ия сигез ил җитәкчеләренең ике көнлек очрашуы башланды.

Сигезлек очрашуында күптән түгел инкыйлаблар кичергән Мисыр белән Туниска берничә миллиард долларлык ярдәм күрсәтү турында карар ителер дип көтелә.

Европа комиссиясе башлыгы Джозе Мануел Барросо очрашу башында тәрәккый иткән илләр төбәктәге демократик үзгәрешләргә ярдәм итәргә тиеш диде.

“Без Якын Көнчыгыштагы һәм Төньяк Африкадагы демократик үзгәрешләргә ныклы һәм конкрет ярдәм күрсәтергә телибез. Без иреклек һәм демократия өчен тырышучылар ягында булырга тиешбез. Шуңа күрә Европа Берлеге кичекмәстән демократия һәм Урта диңгезнең көньягында уртак муллык өчен яңа хезмәттәшлек тәкъдим итте”, - диде Барроссо.

Очрашуда шулай ук Халыкара валюта фондының яңа җитәкчесен сайлау турында да сүз булыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG