Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмән хакимияте Әл-Каидәнең бер шәһәрне алуын белдерә


Йәмән хакимияте белдерүенчә, илнең көньягындагы Габьян виләятендә ике көн дәвам иткән бәрелешләр нәтиҗәсендә Әл-Каидәнең 200-ләп сугышчысы Зиндҗибар шәһәрен яулап алган.

Йәмән армиясенең 16 хәрбие һәлак булган.

Кайбер хәбәрләргә караганда бернинди бәрелеш булмаган, хакимият көчләре шәһәрдә сугышсыз гына чигенгән.

Бәйсез чыганаклар сугышчыларның Әл-Каидәнеке булуын да кире кага.

Бер аналитик белдерүенчә, ул сугышчылар Йәмән президенты Гали Габдулла Салих кешеләре.

Оппозиция Салих халыкара яклау табу өчен Әл-Каидә белән куркытырга тели ди.
XS
SM
MD
LG