Accessibility links

Кайнар хәбәр

Серб генералы Младич Һааг мәхкәмәсенә тапшырылачак


Сербия баш прокурорының хәрби җинаятьләр урынбасары Бруно Векарич сүзләренә караганда, Босния серблары генералы Ратко Младич бүген үк Һаагтагы халыкара трибуналга тапшырылырга мөмкин.

Белград мәхкәмәсе Младичның ярлыкау сорап юллаган мөрәҗәгатен кире какты. Аның адвокаты генералның сәламәтлеге начар булуына дәлилләр китереп Младичны мәхкәмә урынына хастаханәгә салуга ирешергә тели иде.

Сишәмбе иртән хакимиятләр Младичка 1994 елда үзенә кул салган кызының каберенә барып кайтырга рөхсәт иткән.

Младич Босниядә 90нчы елларда булган сугышта геноцид һәм кешечелеккә каршы җинаятьләрдә гаепләнә.
XS
SM
MD
LG