Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус Халыкара валюта фондыннан кимендә 3,5 миллиард $ алырга җыена


Беларус Халыкара валюта фондыннан 3,5 миллиардтан алып 8 миллиардка кадәр кредит алырга исәпли.

Бу хакта Беларус хөкүмәте башлыгы Михаил Мясникович хәбәр итте.

Әлеге үтенечне Беларусның милли банкы Халыкара валюта фондына җибәрде.

2011 елда Беларус икътисады кризис кичерә башлады. Май ахырында илдәге акчаның бәясе төште. Кибет киштәләрендә күп кенә тавар юкка чыкты.

Ел ахырына илдәге инфляция 39%ка җитәргә мөмкин.
XS
SM
MD
LG