Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда III Ислам бизнесы һәм финанслар саммиты бара


Татарстан белән бергә мөселманнар яшәгән башка Русия төбәкләре дә ислам дөньясы инвестицияләрен җәлеп итәргә тырыша


Җыенга Татарстан ныклы элемтәләр урнаштырган Малайзия дәүләтенең зур вәкиллеге килде. Шулай ук Согуд Гарәбстаны һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән дә бизнес белгечләре быелгы саммитта катнаша. Шулай ук әлеге чарага Азәрбайҗан, Иран һәм Казакъстаннан да түрәләр һәм эшмәкәрләр килде.

Ислам илләре белән дуслыкны Татарстан гына түгел, күрше төбәкләр дә алып бармакчы. Мәсәлән, Казан саммитына Ульян өлкәсенең татар эшмәкәрләреннән торган “Сембер” бизнес-клубы вәкилләре җыелып килде. Башкортстан һәм Дагыстанның рәсми вәкилләре дә исламча бизнеска кызыксыну күрсәтә.

Татарстан Малайзия белән хезмәттәшлекне тагын да арттырмакчы

Форум заманча итеп оештырылган иде. "Пирамида" күңел ачу үзәге сәхнәсендә кунаклар президиум артында түгел, ә кәнәфиләргә тезелеп утырды. Сессия инглизчә алып барылды һәм чыгышларның күбесе чит телдә ясалды.

Казан саммиты Коръән укудан башланып китте. Ислам илләре вәкилләре чыгыш ясаганда да, сүзләрен "Бисмилла"дан башлап җибәрде, саммитның бер өлеше барган “Мираж” кунакханәсендә катнашучылар өчен намаз кылу урыннары булдырылды.

Саммитның ачылышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул күбесенчә Малайзия белән хезмәттәшлек турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов бу ил тәҗрибәсен бөтен яктан өйрәнү һәм республикада куллану әһәмияте хакында белдерде.

Җыенга килгән Малайзия илчесе Дато Зайнолом Абидин Омар җавап сүзендә рәхмәтләр әйтүдән тыш, конкрет тәкъдимнәр дә ясады. Аерым алганда, ул бу илнең студентларын Татарстанга белем алырга җибәрергә җыенуын, Казанда ачылган Хәләл хаб белән хезмәттәшлекне арттыру, Чаллыга хәләл ашамлыкларны китертү мөмкинлекләрен өйрәнүен хәбәр итте.

Шулай ук Малайзия вәкилләре Татарстанда “Шангри-Ла” кунакханәләр челтәрен төзүдә дә катнашырга җыена. Малайзия үзәк банкы исә, Татарстан исламча кыйммәтле кәгазь – сокүк облигацияләрен чыгарырга уйласа, аларны үз илләре базарына чыгарырга ярдәм итәргә вәгъдә итә.

Русия ислам дөньясына ачыла бара

Саммитның ачылышында чыгыш ясаган башка ил вәкилләре андый ук конкрет тәкъдимнәр белән чыкмады. Британиянең лордлар пулаты әгъзасы Нәзир Әхмәд тә, КПМГ бизнес тикшеренүләр алып баручы ширкәт вәкиле Эндрю Крэнстон да, Русиядә ислам бизнесы өчен бик зур мөмкинлекләр булуын әйтеп китте.

Ислам конференциясе оешмасының Сәүдәне үстерү ислам үзәге башлыгы Аллал Рашди исә, Русиянең бар булган мөмкинлекләренең 10%ы гына файдаланылуын хәбәр итте.

Татарстанның үзендә инде өченче тапкыр ислам финанслары җыены үтсә дә, зур алга китешләр турында әлегә әйтеп булмый. Татарстан президенты әйткәнчә, соңгы елларда Хәләл җитештерү паркы, Казан хәләл хабы ачылган, Инвестиция үсеше агентлыгы оештырылган.
Бу оешманың җитәкчесе итеп, Малайзиядә укыган һәм бу илнең дәүләт төзелешен, бизнес кагыйдәләрен тирәнтен өйрәнгән Ленар Якупов билгеләнде. Ягъни агентлык ислам дөньясына да йөз тотучы оешма булачак.

"Глобаль бизнеста Татарстанны әле белмиләр"

Казанда ислам илләре вәкилләрен инде беренче президент Миңтимер Шәймиев заманыннан бирле кабул итәләр, Татарстан президенты да даими эшлекле форумнарга йөри, Ислам илләренә дә рәсми сәфәрләргә бара. Әмма бу чаралар республиканы ислам илләрендә һәм гомум дөньяда танытырга ярдәм итәме? Татарстанны белә башладылар дип әйтеп буламы – бу сорауны Технология һәм электрон коммерция Британ институты (BITE) директоры Мөхәммәд Фармерга бирдек.

"Мөселманнар белән сөйләшсәгез, алар Татарстанны белергә мөмкин. Көнбатышта технология һәм үсеш үзәге буларак Казан танылган, ә Татарстан республикасы – әлегә яңа исем. Глобаль финанслар үзәге кебек Лондонда республиканың танылуы өчен күпмедер вакыт кирәк булачак. Бераз көтегез, киләчәктә Татарстан Көнчыгыш һәм Көнбатышны тоташтыручы әйдәп баручы төбәккә әверелергә мөмкин”, диде Фармер әфәнде.

Мөхәммәд Фармер Русиядәге коррупция һәм кануннарның үтәлмәве хакындагы сорауга да җавап бирде:

“Коррупция белән көрәш бар дөньяда алып барыла. Хәзер аңа каршы күбрәк чаралар күрелә. Инвесторлар иминлек эзли һәм аларга илнең ачык булуы кирәк. Сезнең хөкүмәтегез әйбәт, монда куркырлык әйбер юк. Русия дөнья өчен әкрен булса да ачыла бара һәм бу бик әйбәт”, диде Британия вәкиле.

Мөхәммәд Фармер Лондонга кайтып, Татарстанга инвестицияләр җәлеп итүдән бигрәк, Казанда институтының бүлекчәсен ачу фикере белән йөри икән.

Ул һәм Британиянең лордлар пулаты әгъзасы Нәзир Әхмәд Татарстан президенты белән бу хакта сөйләшеп алган. Рөстәм Миңнеханов шундук килешкән һәм хәтта җир бүлеп бирү мәсьәләсен өйрәнергә кушкан, дип хәбәр итә агентлыклар.

Инвесторлар инглизчә сөйләштерә

Форумда катнашучылар саммитның тәнәфесендә оештырылган күргәзмәдә Татарстан һәм күрше төбәк бизнес проектлары белән танышып чыкты. Кайбер түрәләр инвесторлар белән сөйләшкәндә тәрҗемәчеләр сүзләрен генә тыңлап йөрсә, Татарстан бизнесы вәкилләре үзләре дә инглизчә су кебек эчә булып чыкты.

Мәсәлән, "Ак барс" банкы хезмәткәре Британия вәкилләре белән җиңел генә инглизчә сөйләшеп китте, ул АКШта Калифорниядә белем алган икән, хәзер Казанга кайтып, банкта инвестпроектлар җитәкчеләрнең берсе булып эшли.

Универсиада стендларында торучы кызлар да, кунаклар белән эшләүче яшь волонтерлар да чит телне бик әйбәт белә булып чыкты.

Ислам бизнесы һәм финанслар саммитының икенче көнендә күчемсез милек проектлары һәм фондлар белән хезмәттәшлек хакында зур килешүләр имзаланыр, дип көтелә.

KAZANSUMMIT кысаларында бер көн элек KAZANHALAL-2011 ярминкәсе ачылды. Татарстан хакимияте мактанып сөйли торган хәләл җитештерү үрнәкләрен шушында күреп булды.

Әмма бу ярминкә күңелсез хәбәр белән дә истә калачак. Форумда чыгыш ясаганнан соң Русия мофтиләр шурасының Хәләл стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге вәкиле, аңа нигез салучы Җәгфәр Азизбаев вафат булды.
XS
SM
MD
LG