Accessibility links

Президент Дмитрий Медведев бүген Русиянең киләсе елга бюджеты турында чыгыш ясый. Әлеге чыгышында аның шулай ук хакимияттәге вәкаләтләрне бүлешү мәсьәләсе турында да әйтәчәге көтелә.

Петербурда узган икътисади җыен вакытында Медведев, Кремльдән ил белән идарә итү дөрес түгел, дип җирле хакимиятләргә күбрәк вәкәләт биреләчәген әйтте. Шул ук фикерен ул Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда да телгә алды.

Медведев вәкәләтләрне бүлешү тәкъдимнәрен әзерләр өчен югары даирәдәге махсус төркем төзергә вәгъдә итте.

XS
SM
MD
LG