Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша президенты Азәрбайҗан, Грузия, Әрмәнстанга сәфәрдә


Бронислав Комаровский
Бронислав Комаровский
Польша президенты Бронислав Комаровский Азәрбайҗан, Грузия һәм Әрмәнстанга сәфәрдә. Бакуда бүген Комаровский Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев белән очраша.

Икеара мөнәсәбәтләр, төбәктәге проблемнар, Азәрбайҗан нефтен Польша һәм Европа Берлегендәге башка илләргә китерүне арттыру да тикшерелә.

Азәрбайҗаннан Польша президенты Грузия һәм Әрмәнстанга барачак. Польша 1 июльдән Европа Берлегендә рәислек итә.
XS
SM
MD
LG