Ике террор һөҗүм оештыруда гаепләнгән Андерс Брейвик Норвегия башкаласы Ослодагы ябык рәвештә үтәчәк мәхкәмәгә килде.
Әлеге террор гамәлләрендә 90-нан артык кеше корбан булды, йөздән артык кеше яраланды. Бүген Норвегия һәлак булганнарны минутлык тынлык белән искә алды.
Брейвик кылган гамәлләрен танып, ни өчен мондый юлга барганын мәхкәмәдә барсын да тәфсилләп сөйләячәген белдерде.
Гаепләү ягы Брейвикны сигез атнага кадәр сак астында калдыруны сорарга җыена.