Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бурундида өч көнлек матәм игълан ителде


Үзәк Африкадагы Бурунди башкаласы Буҗумбура читендәге барга һөҗүм вакытында 36 кеше үлде.

Бурунди хакимияте, анда яшәүчеләр яратып йөри торган урынга берничә дистә кораллы кеше кереп ут ачкан һәм гранат шартлаткан, дип белдерә.

Һөҗүм итүчеләр күршедәге Конгодан елга аша йөзеп чыккан дип тә хәбәр ителә.

Бурунди президенты Пьер Нкурунзиза илдә өч көнлек матәм игълан итте.

Бу хәлне күрүчеләр һөҗүм итүчеләр хөкүмәт көчләренә каршы көрәшүче гыйсьянчылар башлыгы Агатон Руаса тарафдарлары иде дип белдерә. Руаса җирле халыкны куркыту максаты белән мондый һөҗүмнәрне күпләп оештыруда шикләнелә.
XS
SM
MD
LG