Accessibility links

Кайнар хәбәр

Филлипиннар көчле тайфун китергән һәлакәтләр белән көрәшә


Көчле тайфун нәтиҗәсендә Филлипиннарның зур өлеше су астында калды. Башкала Манила хәзер электр белән тәэмин ителми диярлек, шәһәрнең күпчелек ширкәтләре һәм дәүләт оешмалары бүген эшләмәде.

Соңгы мәгълүматларга караганда, көчле җил һәм яңгырлар нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды, берничә кеше хәбәрсез югалды.

Филлипиннарның үзәк төбәге Албайдан 100 мең кешене башка урынга күчерү эшләре башланды.

Тайфун аркасында илнең кыйммәтле кәгазьләр биржасы ябылды, кайбер илчелекләренең эше шулай ук тукталды.
XS
SM
MD
LG