Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркияне көчле зилзилә тетрәтте


Төркия зилзиләсендә йөзләрчә кеше корбан булды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:50 0:00

23 октябрь, якшәмбе көнне Төркиянең көнчыгышында урнашкан Ван төбәгендә 7.2 дәрәҗәле җир тетрәве нәтиҗәсендә йөзләрчә кеше корбан булды. (AP видеосы)

Төркиянең көнчыгышында коткару эшләре дәвам итә. Соңгы мәгълүматларга күрә, кичәге 7 дәрәҗәле җир тетрәү нәтиҗәсендә корбаннар саны 300-гә җиткән.


Төркиянең көнчыгышында меңнәрчә кеше узган төнне урамда үткәрергә мәҗбүр булды. Якшәмбе көчле зилзиләдән соң Ван төбәгендә җир тетрәүләр әле һаман сизелә. Шуның өчен кешеләр һава торышының бик салкын булуына карамастан, өйләренә керергә курка.

Соңгы мәгълүматларга караганда, кичәге 7 дәрәҗәле җир тетрәү нәтиҗәсендә 300-ләп кеше һәлак булган. Корбаннарның күбесе Әрҗиш һәм Ван шәһәрләрендә табыла. Яраланганнар саны 1300-дән артык.

Йөзләрчә кеше җимерекләр астында кала бирә. Шуңа күрә хакимиятләр үлүчеләрнең саны артырга мөмкин дип исәпли. Зыян күргән төбәкләргә АКШ, Европа Берлеге, Азәрбайҗан, Кытай һәм Япониядән ярдәм килә. Төркиянең үзеннән дә монда меңнәрчә коткаручы эшли. Алар узган төнне җимерекләр арасыннан кешеләрне ут яктыртып эзләде.

Төркиянең эчке эшләр министры Идрис Наим Шаһин сүзләренә караганда, иң нык зыян күргән шәһәр – Әрҗиш. Анда 80-гә якын күпкатлы йорт җимерелде. Тагын 40 йортның җимерекләре астында кешеләр ярдәм көтеп ята. Һәлакәттән соң исән калган кешеләр дә бу мәгълүматны раслый. Алар әйтүенчә, җимерекләр астында аларның якыннары, күршеләре күп.

Төркиянең көнчыгышына юл юк

Ван төбәгенең шактый өлешендә хәзерге вакытта электр юк, телефон элемтәләре өзелгән, юллар җимерек. Зыян күргән төбәккә хәзер җирдән генә түгел, һава аша да килеп булмый. Чөнки Ван шәһәренең һава аланы шулай ук җимерек хәлдә. Ул очкычларны кабул итми. Һуманитар ярдәм һәм коткаручылар төбәккә чагыштырмача якын булган Эрзурум шәһәре һава аланы аша килеп җитә.

Кичә үк көчле зилзилә хәбәре таралгач, Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган рәсми програмын үзгәртеп, ашыгыч рәвештә Ванга очты. Премьер сүзләренә караганда, юлларның җимерек булуы, элемтә челтәрләренең өзелү аркасында таулардагы кечкенә авылларның ни хәлдә икәнлеге әле һаман билгеле түгел.

Зыян күргәннәр футбол кырына урнаштырыла

Төркиянең җир тетрәүдән соң зыян күргән көньяк-көнчыгыш төбәге илнең иң ярлы өлеше санала. Өстәвенә монда инде дистә еллар дәвамында төрек хәрбиләре һәм көрд кораллы сугышчылары арасында бәрелешләр булып тора.

Төрек хакимияте хәзер зыян күргәннәргә ярдәм итүне оештырып йөри. Өйләренә кайтырга курыккан кешеләр өчен Ванның футбол кырында чатырлар шәһәрчеге төзелә. Төркия сәнәгать министрлыгы исә кече бизнес белән шөгыльләнүче кешеләргә матди ярдәм җыю турында фәрман чыгарды.

Ван өлкәсендә булган көчле җир тетрәве Төркиядә генә түгел, күрше илләрдә – Әрмәнстан, Иран һәм Гыйракта да сизелде. Зилзиләнең үзәк ноктасы биш километр тирәнлектә була. Көчле җир тетрәве 25 секунд дәвам итә. Ләкин әлеге мизгел дистәләрчә бинаны җимерүгә җитәрлек була.

Ван төбәгендәге җир тетрәве 1999 елда Истанбулда 20 мең кешенең гомерен өзгән куркыныч җир тетрәүдән соң иң зур һәлакәт санала.

XS
SM
MD
LG