Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия Гарәп Лигасы тәкъдимнәренә җавап бирергә тиеш


Сүрия президенты Бәшәр Асад (у) Катар премьер-министры Шәех Хамад бин Җәссим бин Җәбер әл-Тани белән очраша
Сүрия президенты Бәшәр Асад (у) Катар премьер-министры Шәех Хамад бин Җәссим бин Җәбер әл-Тани белән очраша
Сүрия хакимиятләре Гарәб дәүләтләре лигасының илдә каршылык чараларын бетерү һәм оппозиция белән сөйләшүләр башлап җибәрү турындагы тәкъдимнәренә бүген җавап кайтарырга тиеш.

Соңгы көннәрдә Сүрия вәкилләре Гарәб дәүләтләре лигасы төркемнәре белән Катарда сөйләшүләр үткәрде. Алар узгач, Катар тышкы эшләр министры Хамад әл-Тани илдә карышылык чаралары тәмамлансын өчен Бәшәр Асад режимы тиешле чаралар күрергә тиеш, диде. Югыйсә, Сүрия вакыйгаларына читтән дә тыкшыну булырга мөмкин, дип әйтте ул.

Асадны хакимияттән китүне таләп иткән каршылык чаралары Сүриядә мартта башланып китте. Оппозиция һәм иминлек көчләре арасындагы бәрелешләр нәтиҗәсендә 3 меңнән артык кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG