Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабул Катарда Талибан бүлеге ачылуга ризалыгын белдерде


Әфганстан АКШның Катарда Талибан бүлеген ачу тәкъдименә ризалыгын белдерсә дә, аны Согуд Гарәбстанында яки Төркиядә ачуны өстенрәк күрүен белдерде.

Кабулның бу мәсьәләгә карашы уңай якка үзгәрү турында игълан иткәндә әфган президенты Хәмит Карзаи бу карарны илкүләм татулык урнаштыру теләге белән аңлатты.

Талибан ягыннан әлегә бернинди белдерү дә булмады.

Күптән түгел Катарның Талибан бүлеген ачу турында Әфганстан белән киңәшләшмичә АКШ һәм Германия белән сөйләшүләр алып баруына ризасызлык йөзеннән Кабул Катардагы илчесен кире чакыртып алган иде.
XS
SM
MD
LG