Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия рәсмиләре кырыс чаралар күрү белән яный


Димәшк – Җомга көнне Димәшкта 26 кешенең үлеменә китергән террор гамәле уңаеннан Сүрия рәсмиләре кырыс чаралар күрәчәген белдерде.

Тышкы эшләр министры Ибраһим әл-Шәра сүзләренчә, илнең иминлеген куркыныч астына куярга теләүчеләргә хакимият “каты кул” белән җавап бирәчәк.

Министр сүзләренчә, шартлау нәтиҗәсендә корбан булган 15 кешенең кем икәннәрен ачыклап булмаган, чөнки аларның җәсәдләренең өлешләре генә калган.

Президент Бәшәр Әсадның урыныннан китүен таләп итүче оппозиция фикеренчә, җомга террор гамәлен махсус көчләр үзләре оештырган, корбаннар итеп урам җыеннарында үтерелгән кешеләрнең җәсәдләре күрсәтелә.
XS
SM
MD
LG