Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Европадан ике хәрби бригадасын чыгара


АКШ хәрби бюджетны киметү кысаларында Европадагы ныгытмаларындагы ике бригадасын чыгара. Бу хакта Кушма Штатлар саклану министры Леон Панетта белдерде. Бүген Европада АКШ-ның дүрт бригадасы бар. Аларның өчесе Германиягә, берсе Италиягә урнашкан.

Узган атнада АКШ президенты Барак Обама Кушма Штатларның яңа саклану стратегиясенең төп нигезләре турында игълан иткән иде. Анда җир өсте гаскәрләрен киметү, Азия-Тын океан төбәгендә АКШ хәрбиләренең булуын арттыру карала.
XS
SM
MD
LG