Accessibility links

Кайнар хәбәр

Невада штатында республиканнарның праймеризында Митт Ромни җиңде


Кушма Штатларның Көнбатышындагы Невада штатында илдә президент сайлау алдыннан үтә торган намзәт күрсәтү җыелышында республикан фиркасе тарафдарлары күпчелек тавышларын Масачусетсның элекке губернаторы, бизнесмен-миллиардер Мит Ромнига бирде.

Ромни барлыгы 48% тавыш казанган. Бу аның көндәше АКШ конгрессы вәкилләр пулатының элекке спикеры Ньют Гингричка караганда ике тапкырга күбрәк.
Ромни икенче тапкыр рәттән җиңү яулады. Барлыгы берничә штатта узган биш сайлау алды ярышында ул инде өченче тапкыр җиңде.

Киләсе прймеризлар сишәмбе Миннесота, Колорадо һәм Миссурида булачак.
XS
SM
MD
LG