Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең Һомс шәһәрен утка тоту дәвам итә


Сүриядә, активистлар хәбәр итүенчә, хөкүмәт гаскәрләре Һомс шәһәрен утка тотуны дәвам итә. Халыкара Кызыл Хач вәкиле Сүрия хакимияте әле дә Һомска һуманитар ярдәм кертергә рөхсәт итми дип белдерә. Бу мәсьәләдә сөйләшүләр дәвам итә. Кичә шәһәрдә Хач вәкилләре булган иде.

Бүген иртән ике мең солдат һәм 15 танк Төркия чиге буендагы Идлиб вилаятенең Айн әл-Бәйда авылына керде. Анда сугышлар бара. Армия йортларны яндыра. Яраланган гыйсьянчыларны Төркиягә озаталар.

Сүриянең SANA дәүләт мәгълүмат агентлыгы, илнең көньягындагы Дәръа шәһәрендә интихарчы кылган террор гамәле нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булды, 20 кеше, шул исәптән хәрбиләр дә, яраланды, дип белдерде.

Декабрь ахырында Димәшк шәһәрендә террор гамәлләрендә утыздан артык кеше һәлак булган иде. Сүрия хакимияте шартлауларда “террорчылар”ны гаепли, моның артында оппозиция тора, дип әйтә.
XS
SM
MD
LG