Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума җәмәгать телевидениесе булдыру мәсьәләсен карады


Русия Дәүләт Думасында Русия җәмәгать телевидениесе булдыру турында тыңлаулар үтте. Фикер алышуда хөкүмәт вәкилләре, депутатлар һәм белгечләр катнашты.

Элемтә министрлыгы җәмәгать телевидениесенә тапшырулар өчен бер ешлык бирергә әзер.

Русия кеше хокуклары президент шурасы башлыгы Михаил Федотов бу фикер алышуда чыгыш ясап җәмәгать телевидениесенең тапшырулар сәясәте ватандашлар җәмгыятен үстерүгә хезмәт итәргә һәм социаль яктан актив тамашачыларга йөз тотарга тиеш диде.

ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский яңа каналда һәркемгә сүз бирелергә тиеш дип чыгыш ясады.

Фикер алышу нәтиҗәсендә тупланган киңәшләр Русия президентына тапшырылачак.
XS
SM
MD
LG