Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта бер кеше яшәгән шәһәр 900 000 долларга сатылды


Американың көнбатынышында урнашкан Вайоминг штатындагы бер кеше яшәгән Буфорт шәһәре аукционда сатылды. Аны Вьетнамның Һо Ши Мин шәһәреннән бер кеше 900 мең долларга сатып алган.

Соңгы елларда шәһәрдә яшәгән бердәнбер кеше һәм бөтен биналарның хуҗасы булган Дон Сэммонс барысын да сатып “комлы диңгезе булган җылы якка” күчеп китергә теләве турында белдергән. Шәһәрдә өч йокы бүлмәсе булган йорт, гараж, абзар, хуҗалык корылмалары, бензин станциясе, кибет, 1905 елда төзелгән мәктәп бинасы, дүрт һектар җир. Болар барысы да илнең иң зур олы юлларының берсендә, Interstate 80 юлы буенда урнашкан.

Сэммонс сүзләренә караганда, интернетта 25 кеше аукционда катнашырга теләк белдергән, аларның 20се кичә Буфордка килгән. 100 ел элек бу шәһәр кыйтганың бер ягыннан икенче ягына кадәр сузылган тимер юлы буенда урнашканда биредә ике меңләп кеше яшәгән булган. Әмма яңа тимер юлы бу шәһәрне уратып салынгач барлык халык күчеп беткән.
XS
SM
MD
LG