Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брейвикка 21 ел төрмә җәзасы яный


Осло мәхкәмәсендә узган елның июль аенда 77 кешене үтерүен таныган Андерс Брейвик эшен карау дәвам итә.

Бүген ясаган чыгышында ул үз гаебен танымады, бу һөҗүмнәрне ул үзен саклау максатыннан башкарганын белдерде.

Аның сүзләренә караганда, һөҗүмнәр “Норвегияне мөселманнардан саклар өчен” кирәк булган.

Андерс Брейвик Осло үзәгендә куйган бомбада сигез кеше шартлап үлде. Шуннан соң ул социал-демократларның Утойя утравындагы яшьләр лагеренә барып 69 кешене атып үтерде. Брейвик шул көнне үк кулга алынды, аңа террор гамәле һәм кешеләрне күпләп үтерүдә гаепләү белдерелде.

Осло мәхкәмәсе үзенең Facebook челтәрендәге сәхифәсендә “Брейвикка үлем җәзасын бирергә кирәк” дип язган бер хөкемдарны эштән читләштерде.

Брейвик барлык җинаятьләрдә гаепле һәм рухи яктан сәламәт дип табылса аңа 21 ел төрмә җәзасы яный. Әгәр дә ул шуннан соң да куркыныч дип табылса төрмәдә калу мөддәте озайтыла ала. Авыру дип табылса аны ябык психиатрия хастаханәсенә күчерәчәкләр.
XS
SM
MD
LG