Accessibility links

Кайнар хәбәр

Красноярскида ферроэретмәләр заводы төзелешенә каршы чара үтте


Красноярскида бүген марганецлы ферроэретмәләр заводы төзелешенә каршы урам йөреше узды. Чарада 300-ләп кеше катнашты. Балалары белән килгән гаиләләр дә бар иде. Бу завод сәламәтлеккә куркынычлыгы белән беренче дәрәҗәдә дип бәяләнә.

Протест белдерүчеләр ферроэретмәләр җитештергәндә тирә-юньгә зыян киләчәк дип әйтә. Бу чараны оештыручылар заводны төземәү карары кабул ителгәнгә кадәр каршылык белдерергә җыена.

Марганецлы ферроэретмәләр заводын Красноярскидан 11 чакрым ераклыкта төзергә һәм 2013 елда эшләтеп җибәрергә ниятлиләр.
XS
SM
MD
LG