Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күренекле язучы, драматург Туфан Миңнуллин вафат


Иртәнге сәгать дүрттә республиканың клиник хастаханәсендә күренекле драматург, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Туфан Миңнуллин вафат булды. Аңа 76 яшь иде.

Әдип белән хушлашу 3 майда, 8.30-да, Галиәскәр Камал театры бинасында узачак. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак дип хәбәр ителә.

Туфан Миңнуллин1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылында туа. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң төрле урыннарда хисапчы, бухгалтер хезмәтен башкара.

1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында укый. Аны тәмамлап кайткач, башта Минзәлә драма театрында, аннары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли. 1964-1967 елларда – Казан телестудиясендә мөхәррир, «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр эшендә. 1968 елдан Т.Миңнуллин әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. 1975-1977 елларда Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укып кайта. Туфан Миңнуллинның әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлавы Мәскәүдә укыган елларына туры килә. Баштарак ул юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре яза. Бераздан зурлар өчен чорның актуаль мәсьәләләрен күтәргән, аны драматург итеп таныткан күләмле драмалар иҗат итә башлый.

Туфан Миңнуллин мәшһүр татар драматургы, язучысы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Казанның шәрәфле гражданины.
XS
SM
MD
LG