Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербиядә президент сайлавының икенче туры 20 майда үтәчәк


Икенче турга чыккан намзәтләр Борис Тадич (с) һәм Томислав Николич
Икенче турга чыккан намзәтләр Борис Тадич (с) һәм Томислав Николич
Европа Берлеге Сербияне "парламент һәм президент сайлауларын ирекле һәм тыныч оештыру белән" тәбрикләде. Яңа хөкүмәт Европа Берлегенә якынаю өчен карарлар кабул итергә тиеш, диде берлекнең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштонның матбугат вәкиле Майя Кочиянчиц.

"Хәзер тиз арада яңа хөкүмәтнең оешуын һәм Сербиянең Европа Берлегенә якынаю эшен тизләтү өчен реформалар уздыруын көтәбез,” диде Европа Берлеге вәкиле.

2008 елда Сербиядән аерылып чыккан Косово төбәгендә сайлауны Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы уздырды. Европа Берлеге Косово бәйсезлеген таный. Сербия дә берлеккә кушылу өчен үзенең Косового карата сәясәтен үзгәртергә тиеш булачак.

Сербиянең хәзерге президенты Борис Тадич һәм аның көндәше Томислав Николич сайлауның икенче турында көч сынашачак.

Беренчел нәтиҗәләргә караганда, Европа Берлеге яклы Демократик партия җитәкчесе Тадич тавышларның 26.7% алган. Косово бәйсезлеген тану шарт итеп куелса - Сербиянең Европа Берлегенә керүенә каршы чыккан Прогрессив фирка җитәкчесе Николич 25.5% алган.

Парламент сайлавында исә, Николич партиясе Тадичның Демократик фиркасеннән күбрәк тавыш алган (24%-22.3%).

Сербия халкын икътисади тотрыксызлык Косово мәсьәләсенә караганда күбрәк борчый. Илдә дүрт кешенең берсе эшсез.

Президент сайлавының икенче туры 20 майда узачак.
XS
SM
MD
LG