Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия канцлеры еврозона илләрендә бюджет дефицитын киметү чараларын хуплады


Германия парламентында чыгыш ясап, канцлер Ангела Меркель еврозона илләрендә бюджет дефицитын киметү чаралары бурычка баткан илләрнең икътисади хәлен яхшырту өчен бердәнбер чара булып кала, дип белдерде.

"Бурычларны бетермичә икътисадны үстерү өчен башка төрле чаралар күрү бу илләрне тагын да тирәнрәк кризиска батырачак", диде Меркель.

Франция һәм Грециядә узган сайлаулардан соң Европа җитәкчеләре килешкән чараларны гамәлгә ашыру шикләндерә башлады. Франциядә президент булып сайланган Франсуа Олланд икътисадны үстереп җибәрергә ярдәм чаралары вәгъдә итте.

Грециядә халык бюджетны кысуга каршы булган фиркаләрне сайлады. Илнең элекке хөкүмәте Европа Берлеге һәм Халыкара валюта фондыннан ярдәм алыр өчен бюджетны кысып тоту турында килешкән иде.
XS
SM
MD
LG