Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экстремист Брейвикка Осло мәхкәмәсендә башмак аттылар


Норвегия башкаласы Ослода үтә уң көчләр вәкиле Андерс Брейвикның мәхкәмә утырышы вакытында аңа башмак атылды. Аны Брейвик оештырган террор һөҗүмнәренең берсендә туганын югалткан кеше аткан. Башмак Брейвикның үзенә түгел, аның адвокатына эләкте. Башмагын салып аткан кеше мәхкәмәдән чыгарылган. Кайбер мәгълүматларга караганда, ул Гыйрак ватандашы.

Бүген мәхкәмәдә узган ел Утойя утравында булган атышларның шаһитләре чыгыш ясады. Брейвик анда ут ачып 69 кешене атып үтерде.

Брейвик Ослода һәм Утойя утравында 77 кешене үтергәнен таныды, әмма үзенең гаебен танымады. Үз гамәлләрен ул Норвегия хакимиятләре алып барган күпмәдәниятлелек сәясәтенә каршы үз-үзен яклау чарасы, дип аңлатты.
XS
SM
MD
LG