Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Зареченский" полиция бүлеге хезмәткәрләре көч куллануда шикләнелә


Казанда “Зареченский” полиция бүлеге хезмәткәрләре көч куллануда шикләнелә. Бу хакта “Комсомольская правда” хәбәр итә. Шикләнелгәннәрнең кемнәр икәне әлегә ачыкланмаган.

2011 елның 10 декабрендә “Зареченский” полиция бүлеге хезмәткәрләре караклыкка шаһит булган 32 яшьлек казанлыны Юдино авылы янындагы урманга алып чыккан. Сорау алган көнне полициягә кирәкле җаваплар бирдерер өчен алар аңа карата көч кулланган.

Бу җинаять эше тикшерелә, дип белдерә Татарстандагы тикшерү комитеты.

“Дальний” полиция бүлегеннән соң “Танкодром” һәм “Дәрвишләр бистәсе” полиция бүлекләрендә дә көч куллану очраклары ачылды.
XS
SM
MD
LG