Accessibility links

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы: Русия президентын сайлау хисабы


Русиядә сайлаулар вакытында һәр намзәт тә мәгълүмат чараларында тигез яктыртылсын өчен махсус шура кирәк. Бу хакта Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының демократик институтлар һәм кеше хокуклары бүлеге хисабында әйтелә. Ул Русиядә президент сайлауга багышланган.

Әлеге документта Русиядә президент сайлау алдыннан мәгълүмат чараларында башка намзәтләр белән чагыштырганда Владимир Путинга зур игътибар бирелүе әйтелә. Аңа телевидениедә күбрәк вакыт, матбугатта да күбрәк урын бирелгән.

Аннан да кала Путин өчен хакимият ресурсы кулланылу турында да әйтелә. Төрле дәрәҗәдәге дәүләт оешмалары аңа булышлык күрсәткән.

Тавыш бирү үзе уңай бәя алган, әмма тавышларны санаганда хәлләр начарланды, дип белдерә Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы.

Русиядә 4 мартта үткән президент сайлауда 63 процент тавыш җыеп Путин җиңде.
XS
SM
MD
LG