Accessibility links

Страсбург мәхкәмәсе армиядә солдат үлемендә Русия гаепле дип тапты


Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе беренче тапкыр Русия армиясенә чакырылган егетнең үлемендә Русияне гаепле дип тапты.

Мәхкәмә вафат булган солдат Валерий Путинцевның әнисенә 45 мең евро түләү карарын чыгарды.

Путинцев 2002 елны Красноярски краенда хезмәт иткәндә үлде. Тикшерү күрсәткәнчә, егетне хезмәт иткән урында мыскыл иткәннәр, ул аннан качкан, әмма тотканнар һәм ябып куеп тагын кыйнаганнар. Егетне хастаханәгә җибәргәч ул тагын качмакчы булган, ләкин аның аркасына ату нәтиҗәсендә ул каты яралана. Берничә көннән хастаханәдә вафат була.
XS
SM
MD
LG