Accessibility links

Төрекмәнстанда тоткыннар ярлыканды


Төрекмәнстан президенты Корбангули Бердымөхәммәдов дәүләт бәйрәме сәбәпле, мең тоткынны ярлыкады.

Дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары язуынча, ярлыкау үз җинаятьләрендә чын күңелдән үкенгәннәргә кагыла. Кем турында сүз барганы әйтелми.

Төрекмәнстанда бүген конституция кабул итү һәм XVIII гасыр шагыйре Магтымгулы Пырагы туган көнен бәйрәм итәләр.

Чараларда Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге вәкиллек тә катнаша.
XS
SM
MD
LG