Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның энергетика министрлыгы бетерелә


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманы нигезендә республика премьер-министрының элекке урынбасары, мәгълүматләштерү һәм элемтә министры Николай Никифоровның Русия хөкүмәтенә билгеләнүе сәбәпле министр вазифаларын үтәүче итеп Роман Шәйхетдинов билгеләнде. Дәүләт Шурасы аны расласа, "Ростелеком" ширкәте җитәкчесе Татарстанның мәгълүматләштерү һәм элемтә министры итеп билгеләнәчәк.

Шулай ук президент Миңнеханов Русиядә энергетика тармагын реформалау проекты кысаларында Татарстанның энергетика министрлыгын бетерү мәсьәләсен Дәүләт Шурасына тавышка тәкъдим итте.

Татарстан парламентының чираттагы утырышы 28 майга билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG