Мәскәүдә 2010 елның декабрендә Манеж мәйданында тәртип бозуда гаепләнгән тагын дүрт кешенең эше мәхкәмәгә тапшырылды, дип хәбәр итте Русия тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин.
Николай Двойняков, Виталий Васин, Владимир Кирпичников һәм Григорий Бильченко хулиганлык, тәртип бозу, нәфрәт һәм дошманлык тудыруда, шулай ук хакимият вәкиленә каршы көч куллануда гаепләнә.
Манеж мәйданында тәртип бозуда гаепләнеп биш кеше төрмәгә хөкем ителгән иде.
2010 елның 11 декабрендә Мәскәүдә бәрелешләрдә кыйналып үлгән «Спартак» җанатары Егор Свиридовны искә алу җыенында йәнә бәрелешләр булып 32 кеше яраланды.