Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Мөселман кардәшлеге” Мисырда сайлауда үз намзәтенең күп тавыш җыюын белдерә


Мисырда ике көн барган президент сайлавында бирелгән тавышларны санау дәвам итә. Рәсми нәтиҗәләр сишәмбе көнне игълан ителер, дип көтелә.

“Мөселман кардәшлеге” вәкиле журналистлар алдында, саналган тавышларның күпчелегенең үзләренең намзәте Мөхәммәд Мурсигә бирелгәнен белдерде. Сайлау ил буйлап 13 меңләп урында оештырылды. Җомга көндезге сәгатьләрдә аларның 200дә тавышлар саналган иде.

Җирле телевидение каналлары да экзит-поллар нәтиҗәләренә таянып Мөхәммәд Мурсинең икенче турга чыгачагын фаразлый.

Икенче турга шулай ук күп тавыш җыячак дип фаразланган тагын өч намзәтнең чыгуы ихтимал. Алар - Гарәп илләре лигасының элекке башлыгы Әмр Мусса, урта карашлы исламчы Габделмөнәим Әбүлфутух һәм ил белән идарә иткән хәрби шура намзәте Әхмәт Шәфыйк.
XS
SM
MD
LG