Accessibility links

Кайнар хәбәр

Атом идарәсе һәм Иран вәкилләре җомга көнне Венада очрашачак


Халыкара атом идарәсе башлыгы Юкия Амано, җомга көнне Венада Иран вәкиле белән очрашу булачагын игълан итеп, аңа кадәр Парчиндагы атом корылмаларын барып күрү мөмкинлеген сорады. Парчинда атом коралы ясалу ихтималы бар, дигән шик бар, диде Амано. Иран атом коралы ясавын кире кага.

Халыкара атом идарәсе иярчен төшергән рәсемнәрдән, “Парчинда киң эшчәнлек җәелдерелгән, зур шартлаудан соң була алган ике зур болыт күренә”, дип белдерде. Белгечләр Парчинны барып күрүне инде берничә ай таләп итә, әмма Иран рәсмиләреннән моның өчен рөхсәт ала алмый. Рәсмиләр Парчинда атом эшчәнлеге алып барылмый, шуңа күрә анда тикшерүчеләрне кертү шарт түгел, дип белдерә.

Җомга көнне Венада тарафлар Иранның атом тикшеренүләренең күләме турында сөйләшәчәк, Иран вәкилләре Халыкара атом идарәсенең сорауларына җавап бирәчәк. Иранның идарәдәге вәкиле Али Ашгар Солтания идарә белән хезмәттәшлеккә өмет итә.

"Иң мөһиме шул – хезмәттәшлек тыныч шартларда булырга тиеш. Техник мәсьәләләр ни кадәр сәясиләштерелсә, вазгыять шул кадәр киеренкерәк булачак. Шуңа күрә, мин һәрвакыт, Иран һәм халыкара белгечләр профессиональ осталык белән эшләсен, дип телим,” диде Иран вәкиле.

Бүген Венада Иран вәкилләре белән дөньяның алты иле – Британия, Кытай, Франция, Германия, Русия һәм АКШ вәкилләре очрашты. Чираттагы очрашу 18-19 июнь көннәрендә Мәскәүдә үтәчәк. Май аенда тарафлар Багдадта очрашты.

БМО Иминлек Шурасының Иранга уран баетуны туктатуны таләп итеп билгеләгән чикләүләре дә әле үз көчендә кала.
XS
SM
MD
LG