Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда үзе белән хезмәт иткән 14 кешене үтерүен таныган Владислав Челах кулга алынды


Кытай белән чик буенда үзе белән бергә хезмәт иткән 14 кешене атып үтергәнен белдергән чик сакчысы Владислав Челах кулга алынды, дип белдерде Казакъстан генераль прокуратура вәкиле Нурдәүләт Суиндиков. Аңа гомерлек төрмә җәзасы яный.

Үз сүзләренә караганда, Челах хезмәттәшләре йоклаганда аларны атып үтергән, соңыннан чик буендагы корылмага ут төрткән. Хәзер аның рухи сәламәтлеге тикшерелә.

Һәлак булганнарның мәетләре май азагында чик буенда янган корылмада табылды. Исән калган бердәнбер чик сакчысының җинаять кылуны тануы турында Казакъстан мәгълүмат чаралары кичә игълан итте.

Телевидениенең 31нче каналында популяр “Информбюро” исемле хәбәрләр тапшыруын алып баручы Владислав Длиннов бу мәгълүматне эфирда укудан баш тартып эшеннән китүе турында гариза язды. Журналист бу мәгълүмат дөрес була алмый дип саный.
XS
SM
MD
LG