Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрмәдә утырган Мөбәрәкнең сәламәтлеге начарайды


Узган елгы вакыйгаларда урам җыеннарында катнашучыларга каршы көч кулланырга кушуда гаепләнеп гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгән Мисырның элекке президенты Һөсни Мөбәрәкнең сәламәтлеге начарайды, дип хәбәр ителә.

Узган төндә аны ясалма сулыш алу җиһазына тоташтырганнар. 84 яшьлек элекке президент төрмәнең медицина бүлегендә тотыла.

2011 елда Мисырда булган бәрелешләрдә 850ләп кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG