Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кофи Аннан Сүриядә көч куллану артуга борчыла


Кофи Аннан
Кофи Аннан
БМО һәм Гарәп дәүләтләре лигасының Сүриядәге халыкара илчесе Кофи Аннан Сүриядә көч куллану артуга, хөкүмәт гаскәрләре контролендә булган авыл һәм шәһәрләрдә тыныч халыкның куркыныч хәлдә икәнлеге турындагы хәбәрләргә “чиктән тыш борчылу” белдерде.

Аннан үз белдерүендә армия операциясе вакытында хәрби техника, мина аткычлар, танк һәм хәрби боралаклар куллану турында хәбәрләр килүен әйтә.

Лондонга урнашкан Сүрия хокук яклаучылары дүшәмбе оппозиция һәм президент Бәшәр Әсад яклы көчләр бәрелеше вакытында 80 кеше һәм 20дән артык хәрби һәлак булуын хәбәр итә.

БМОның балалар эшләре белгече Радхика Кумарсавами игълан иткән хисапта Сүриядә хәрбиләрнең балаларга карата михербансызлыгы әйтелә. Хәрбиләр аларны операция вакытында тере калкан итеп куллана. Белгеч балаларны тоткарлау һәм аларга карата көч куллану очраклары булуны да белдерә.

Хөкүмәт гаскәрләре һәм шулай ук оппозиция дә апрель уртасында Аннанның тынычлык планы нигезендә кертелгән ут туктатуны үтәми.
XS
SM
MD
LG