Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Беларус белән хезмәттәшлекне арттыра


14-15 июнь көннәрендә Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендәге рәсми вәкиллек Беларус республикасында эш сәфәрендә булды.

Башкортстан президенты матбугат хезмәте хәбәренә караганда, ике республика арасында хезмәттәшлекне арттыру мөмкинлекләре бик зур. Әлеге сәфәре вакытында Рөстәм Хәмитов Беларус президенты Александр Лукашенка белән очрашты. Шулай ук Беларус премьер-министры Михаил Мясникович белән очрашуда Башкортстан белән Беларус арасында хезмәттәшлекне дәвам итү турында беркетмә имзаланган. Әлеге беркетмә икътисад өлкәсендәге элемтәләрне генә түгел, ә фәнни-техник һәм социал-мәдәни өлкәләрдәге бәйләнешләрне дә арттыруны күздә тота.

Башкортстан Беларус республикасыннан машина төзелеше әйберләре алачак. Шулай ук терлек фермаларын җиһазландыру өчен, Беларус техникасы һәм технологияләре дә кайтарылачак. Хәзерге көндә Башкортстанның күп хуҗалыкларында терлек фермалары җимерек хәлендә. Аларның күбесе ябылган һәм ташландык хәлдә. Шуларны яңарту, аларны фермерларга тапшыру юнәлешендә теләкләр зур. Әмма бу эш бик акрын бара. Шуңа күрә дә хәзер фермаларны аякка бастыру, аларга төрле төбәкләрдә яхшы нәселле маллар кайтару бурычы тора.

Беларуска сәфәре барышында Рөстәм Хәмитов күп кенә эре ширкәтләр һәм оешмалар эше белән танышкан. Шулай ук Брест шәһәренә дә сәяхәт кылган.
XS
SM
MD
LG