Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә “Мир” нәшриятындагы янгынны сүндергәндә бер кеше һәлак булды


Бүген Мәскәүдә “Мир” нәшриятында чыккан янгынны сүндергәндә бер янгын сүндерүче үлгән, тагын берсе яраланган. Алар бинаның түбәсе ишелгәндә зыян күргән һәм янгын сүндерүче “Ашыгыч ярдәм” машинасында җан биргән.

“Мир” нәшриятындагы көчле янгын бер мең квадрат метрны уратып алган, утны озак кына сүндерә алмаганнар. Янгын сүндерүчеләргә ярдәмгә махсус поезд һәм боралак чакыртканнар.
XS
SM
MD
LG