Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО вәкиле Иминлек шурасы алдында Сүриядәге хәлләр турында хисап тотачак


БМОның Сүриядәге вәкилчелеге башлыгы генерал Роберт Муд бүген Иминлек Шурасы алдында Сүриядәге вазгыять турында хисап тотачак.

Шимбә көнне БМО үзенең Сүриядәге 300ләп коралсыз күзәтүчесенең эшен туктатып тору турында карар кабул итте. Күзәтүчеләр Сүриягә апрель аенда БМО һәм Гарәп лигасы төзегән тынычлык планын гамәлгә ашыруны контроль итәр өчен җибәрелгән иде.

Мексикада “Зур егермелек” саммиты кысаларында очрашкан Русия һәм АКШ президентлары Владимир Путин һәм Барак Обама кабул иткән уртак белдерүдә, Сүриядәге көч куллануны “кичекмәстән туктатырга” чакырды. Ике ил җитәкчеләре Сүриядәге хәлгә караш “уртак”, дип низагны сәяси юл белән чишү кирәклеге турында белдерде.

БМО мәгълүматларына караганда, Сүриядә 15 айлап дәвам иткән кораллы низагта 14 меңнән артык кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG