Казанда бүген Ислам дөньясы университетлары федерациясе һәм БДБның югары дини уку йортлары тәҗрибәсенә багышланган ике көнлек семинар ачылды.
Анда катнашучылар ислам мәгарифе, глобализация шартларында заманча технологияләрне куллану, югары һөнәри белем бирүнең заманча юллары һәм технологияләре турында фикер алыша.
Русия һәм Русиянең Идел буе төбәгендә, шулай ук Төньяк Кавказда дини мәгариф торышы турында аерым сөйләшү булачак.
Очрашуда Судан, Согуд Гарәпстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Казакъстанның дини университетлары ректорлары, Белорус мөфтие Али Воронович, Махачкала, Уфа, Грозный, Мәскәүдәге югары дини уку йортлары башлыклары һәм башкалар катнаша.
Киңәшмәне Ислам дөньясы университетлары федерациясе, Казанның Русия Ислам Университеты һәм Казан Федераль Университеты оештырган.