«Яңа демократия» фиркасе башлыгы Антонис Самарас бүген кичен Грециянең яңа премьер-министры вазифасына ант китерәчәк. Бу хакта 17 июньдә узган сайлау нәтиҗәсендә өч парламент партиясенең идарә коалициясен булдыру турындагы игъланыннан соң әйтелде.
Яңа хөкүмәт программасы һәм министрларны билгеләү турындагы сөйләшүләр дәвам итә. Соңгы мәгълүматларга караганда, финанс министры итеп Греция милли банкы башлыгы Василис Рапанос билгеләнергә мөмкин.
Коалициягә кергән партияләр Грециянең еврозонада әгъза булып калуын һәм халыкара кредиторлар белән килешүне дәвам итүен тели. Әмма шул ук вакытта алар әлеге килешү шартларына төзәтмәләр кертүне таләп итә.