Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Дальний» эчке эшләр идарәсенең элекке башлыгы төрмәдән өй сагына күчерелде


Казан мәхкәмәсе «Дальний» эчке эшләр идарәсенең элекке башлыгы Илгиз Әхмәтҗановны төрмәдән өй сагына күчерү турында карар кабул итте. Әхмәтҗановны тикшерү барышында төрмәдә тоту өчен билгеләнгән вакыт бүген чыга. Мәхкәмә тикшерүчеләрнең аны озайту мөрәҗәгатен кире какты.

Әхмәтҗанов вазифасында вакытта көч куллануда гаепләнә. Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, ул үзе ике ярдәмчесе белән бергә 2011 елның февралендә гаебен таныту өчен 20 яшьлек бер тоткынны кыйнаган.

Казанның «Дальний» эчке эшләр идарәсе март аенда анда тотылган 52 яшьлек Сергей Назаровның кыйнап үтерелгәннән соң таратылган иде. Җәнҗалдан соң Әсгать Сәфәров Татарстан эчке эшләр министры урыныннан китте. Хәзер ул хөкүмәттә вице-премьер вазифасын башкара.
XS
SM
MD
LG