Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин: Татарстан президентының ике телдә сөйләшү шарты көчендә кала


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин
Татарстан парламенты президент сайлау турында канунны икенче һәм өченче укылышта кабул итте.

«Русиянең башка төбәкләреннән аермалы буларак Татарстан үз конституциясеннән «президентны халык сайлый» дигән маддәне алмады, без аның кире кайтачагын белдек, шуңа күрә үзгәрешләр кертү авыр булмады,» диде Азатлыкка Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренә караганда, президентлыкка намзәтнең Татарстанның ике рәсми телен – татарча һәм урысча белү шарты да үз көчендә кала.

«Татарстанның федераль үзәк белән хокукларны бүлешү турында шартнамә кабул ителүгә быел биш ел тула. Бу бик мөһим мәсьәлә. Бу федераль үзәк өчен дә бик яхшы. Русия федерациясе конституциясенең 5нче маддәсе нигезендә эшләнгән эш бу. Анда төбәкләр белән мөнәсәбәтләр “төрле килешүләр нигезендә корыла”, диелгән. Бу шартнамә биргән хокуклар, киләчәктә аның нигезендә тагын нинди эшләр башкарып булу турында без галимнәр һәм сәясәтчеләр белән 28 июль көнне түгәрәк өстәлгә җыелып сөйләшербез, дип килештек”, диде Мөхәммәтшин.

Парламент рәисе сүзләренә караганда, Татарстанда президент атамасын үзгәртү турында сөйләшүләр әле башланмаган.

“Федераль канун нигезендә безнең 2015 елга кадәр вакытыбыз бар”, диде Мөхәммәтшин.

Бүген Дәүләт шурасы утырышында коммунистлар вәкиле Артем Прокофьев бер кешенең президент итеп ике мөддәттән артык сайлана алмавы турында тәкъдим кертте, әмма залда булган 71 депутатның 38зе тәкъдимне кире какты, 33 депутат аны хуплап тавыш бирде.

Коммунистлар тәкъдим иткән тагын бер үзгәреш, президентлыкка бәйсез намзәтләрнең дә тәкъдим ителә алуы шулай ук 56 тавыш белән кире кагылды.

Бу канун нигезендә сәяси фиркаләр генә 30 яшен тутырганнарны Татарстанда президентлыкка намзәт итеп күрсәтә ала. Намзәт булырга теләгән кешене республикадагы районнар һәм шәһәрләрдәге муниципаль берәмлекләрнең дүрттән өчендә кимендә 5 процент депутатлар хупларга тиеш. Депутатлар исә, үз чиратында, бары тик бер намзәткә генә теләктәшлек күрсәтә ала, диелә.
XS
SM
MD
LG